Түбән Тархан китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре туган як табигатебезнең матурлыкларын кузаллау өчен балалар белән “Кара әле, нинди матур бу дөнья!” исемле экскурсия оештырдылар. Сәяхәтнең максаты укучыларда табигатькә карата соклану хисе уяту, аның экологик проблемаларын күрү иде. Иң беренче Тарханка елгасы янында әңгәмә үткәрелде. Ни өчен елга елдан ел пычырана? Ә элек нинди иде ул? Нинди балыклар бу елгада хәзер бар һәм ни өчен алар кимегәннән кими бара һ.б. Тирә-якның матурлыгы белән сокланганда юлда очраган һәр агач, куак, үлән, чәчәк, бөҗәк һәм кошларның ничек аталганнарын, белү дәрәҗәләрен белер өчен сорап үтелде. Авылыбызның “Ак яр” тавы белән сокланмыйча кала алмадык. Чөнки тауның өстеннән туган ягыбызның барлык матурлыгы күренә. Укучыларга табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, белемләрен тагын да арттырып өйрү бик тә ошады. Чараның ахырында  китапханәче балаларга белемләрен тагын да туплау өчен китапханәдән китаплар алып укырга өндәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International