Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 18 октябре, җомга

Келәш модель китапханәсендә “Якташ герой турында” дип аталган таныштыру сәгате үткәрелде. Анда күрше Тоншерма авылы егете Россия Герое - Михаил Николай улы Марцев турында сүз барды..  “Тәтеш таңнары” район газетасы, “Сувар” газетасының электрон версиясеннән герой һәм аның гаиләсе турында укыдык.

Чарада катнашучы Татарстанның атказанган терлекчесе Әнүзә Сафиуллина геройның бабасын яхшы белүе, аның һәм гаиләсенең хезмәт сөючән, тырыш булуларын билгеләп үтте. Гаиләдән килгән яхшы сыйфатлар хәрбигә Россия Герое дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм иткәндер дип ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International