«Миләшкәй» балалар бакчасы хәбәр итә

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Һәр елны октябрьнең беренче ункөнлегендә бөтен ил өлкәннәрне хөрмәтли. Бу кешеләр зирәк, акыллы, тәҗрибәле, игелекле һәм җаваплылар.

Безнең балалар бакчасында да өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бик күп чаралар үткәрелде:

- балалар тәрбиячеләр белән берлектә бабай һәм әбиләргә бүләкләр ясадылар;

- яфраклардан, чәчәкләрдән, яшелчәләрдән «Көзге байлык», «Әбиемнең оста куллары» дигән күргәзмәләр оештырылды;

- балалар бакчасы ветераннарына «Чын күңелдән» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде;

- «Ветераннарга булыш», «Ят әбиләр булмыйлар» дигән акцияләр оештырылды;

- «Ягез, әле әбиләр» дигән конкурс үткәрелде.

Өлкәннәр ункөнлегендә һәр көнне балалар белән, безнең киләчәгебезгә өлеш керткән кешеләрне онытмаска кирәклеге турында әңгәмәләр алып барылды.

Бу җылы очрашулар балалар, ветераннар һәм безнең өчен дә онытылмаслык хәтирәләр булып калыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International