Алабирде авылы китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Халыкара кошлар көне уңаеннан Алабирде авылы китапханәсендә “Безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән конкурс программасы оештырылды. Чара барышында балалар кошлар тормышыннан төрле кызыклы фактлар белән таныштылар, “Кошның тавышын таны”, “Кошларның серле дөньясы” кебек уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук кошлар турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Соңыннан “Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән үзләренә ошаган китапларны өйдә уку өчен сайлап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International