26 апрель көнне Бидәңге авылының әйдәп баручы китапханәчесе Мавлютова Гөлфия балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь китапукучылар өчен «Тукай гомерлек туган» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар «Карлыгач» һәм «Бала белән күбүләк» шигырьләрен сөйләделәр.
Габдулла Тукай китаплары матурлыкны күрергә, игелекле булырга, эш сөяргә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. Китапханәче балаларга бөек шагыйрьнең китапларын укырга тәгъдим итте.
