Түбән Тархан китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 27 апреле, җомга

Габдулла Тукай туган көненә багышлап Түбән Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре 6-11 сыйныф укучылары белән "Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” исемле викторина үткәрделәр. Презентация-викторина сорауларына җавап бирү, балаларга өстәмә белем алырга да ярдәм итте. Һәрбер укучы үзенең җавапларын кәгазь битенә теркәп барды. Соңында җюри әгъзасы балларны санап, Шәмсетдинова Энҗе һәм Гәлиуллова Рәзилә иң югары балл җыюларын игълан итте. Чара азагында укучылар “Туган тел” җырын бик теләп җырлап күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International