25 апрельдә Зур Әтрәч китапханәсендә “Тукай иленә сәяхәт”,- дип аталган әдәби уен узды. Кичәнең максаты Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын кабатлап, балаларда аның иҗатына мәхәббәт уяту.
Шул нисбәттән китапханәче Хайруллина З.И. “Татар әдәбиятының кояшы”,- дип аталган китап кургәзмәсенә күзәтү ясап, балалар өчен язган китаплары белән таныштырып узды.
Тукай иҗатына сәяхәтне “Ядкярләрдә -Тукай рухы” китабы белән дәвам иттек. Чөнки аның шигырьләре татар авлларының иң караңгы почмакларына кадәр барып җиткән һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәткән.
Тукай – барлык буыннарга да бер үк дәрәҗәдә кадерле шагыйрь. Аның “Су анасы” сабыйларны татлы курку белән шомландыра, мәктәп балалары “Туган тел”ен көйли, ә өлкәннәр: “Баш имә – зур син – бу әдна җанлылар дөньясына; Падишаһ син! бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа”,- дип кабатлый.
.jpg)