Түбән Тархан авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Түбән Тархан авылы китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова Л.Н. Толстой әсәрләре буенча яңгыравык уку чарасы оештырды. Чакырылган балаларның һәрберсе дә үзләренә ошаган хикәяне кычкырып укып күрсәтте.Бик теләп “Ничек Семен абый, үзе белән урманда, нинди хәлләр булуы турында сөйләде” хикәясен, “Патшаларча яңа күлмәк” әкиятен, “Чагыштырма авырлык” тарихын, “Зыянлы һава” әсәрен укыдылар. Балаларга кычкырып уку чарасы бик ошады. Соңыннан укыган хикәяләргә бәяләмә биреп, геройларның гамәлләрен билгеләп, үзләренең нәтиҗәләрен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International