Мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 27 июле, җомга
27 июль көнне Тәтеш шәһәре (РСДЮШОР) ату стендында РСФСРның атказанган тренеры Солтан Сунгатулла улы Яруллин истәлегенә багышланган, ату буенча Россия Кубогының   IV  этабы тантаналы рәвештә ачып җибәрелде. Әлеге ярышларда Россия чикләреннән ботен командалар чыгыш ясый.
Ярышларда катнашучыларга сәләмләү сүзе белән Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сәфиуллов чыгыш ясады.
Шулай ук катнашучыларга үзенең җылы теләкләрен Татарстан Республикасының “Спорт әзерләү үзәге” директоры Михаил Владимир улы Смолкин җиткерде.
Катнашучыларга ярышлар барышы турында, ярышларның баш хакиме Константин Вячеслав улы Кузнецов аңлатып үтте.
Чара ахырында кунаклар мәктәпкә нигез салучы шәһеснең монументына чәчәк  бәйләмнәре куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International