"Экстремизм һәм терроризм"

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бүген "Форпост" үзәге хезмәткәрләре Тәтеш татар урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Экстремизм һәм терроризм" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Без сезнең белән бер дәүләт – Россия Федерациясе гражданнары. Сез барыгыз да безнең илдә төрле милләт һәм дин кешеләре яшәвен яхшы беләсез. Кызганычка каршы, безнең илдә ватанпәрвәрлек идеяләренә таянып, төрле милләт вәкилләре арасында дошманлык уятучы яшьләр саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә үз халкыңның да, башка мәдәният, дин вәкилләренең дә мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, уртак бәйләнеш нокталарын табарга, чит кешеләрнең яшәү рәвешенә, үз-үзен тотышына, гореф-гадәтләргә, хисләргә, фикерләргә, идеяләргә, дингә түземле булырга өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International