Кыш - елның иң гаҗәеп һәм тылсымлы вакыты. Кышка шигырьләр, фильмнар һәм әкиятләр, җырлар багышлыйлар. 8 гыйнварда Татат Бидәңгесе авылы китапханәсендә "Кышта - кунакта" дип исемләнгән уен программасы узды.
Китапханәче Мавлютова Гөлфия балаларга рус һәм чит ил авторларының «Кар кызы», «Морозко», «12 ай», «Кар патшабикәсе» әкиятләрен искә төшерде. Балалар кыш турындагы әкиятләр буенча кышкы әкият геройларын таптылар. Кыш турындагы китаплар белән таныштылар.