Игълан ителгән эшче профессияләр елына чаралар үткәрү максатыннан, 8 январьда Олы Тормы авыл клубының "Мозаика" балалар берләшмәсе катнашучылары ООО "Новая Заря"ның товар-сөтчелек фермасында эш тәртибе белән таныштылар. Күбесенең әти-эниләре шушы фермада дояркалар, бозау караучылар, сыер саудыру операторы булып эшлиләр. Клуб директоры Салихова М.Г. бу профессияләрнең кирәкле, бик мөхим һәм ихтирамга лаек булуларын сөйләде.