19 гыйнварга каршы төндә Россиядә хач ману бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге көнне бөтен ил буенча меңләгән кеше бәкегә чумды.
Тәтештә дә әлеге традиция кабатланды. Бәке шәһәр буасында ясалган иде.


Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов барлык православие динен тотучы тәтешлеләрне Хач ману бәйрәме белән котлады, аларга тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Бәкегә 200дән күбрәк тәтешле чумды. Кешеләрнең именлеген тәэмин итү өчен гадәттән тыш хәлләр министырлыгы, эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә хезмәткәрләре кизү торды. Барлык теләүчеләрне кайнар чәй һәм тәм-томнар белән шәһәрнең белем бирү учреждлениеләре хезмәткәрләре сыйлады.


.jpg)

.jpg)
.jpg)

.jpg)

.jpg)

.jpg)

.jpg)