Балалар китапханәсе яшь укучыларның «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе». Республика проектында катнашуын оештырды.
«Тукай юлларында милли көйләр» шигъри минутларында китапханә укучысы Тихонова Алисә Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигырен укыды. Татар милли костюмындагы Алисә образы, һәр сүзне үзенә бертөрле моң һәм тирән мәгънә белән тутырып, барысын да Тукай чорына күчергән кебек.