Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә шашка буенча турнир узды. Ул Әфганстан сугышында һәлак булган Шамил Әхмәтҗанов һәм Хәмит Мусинның якты истәлегенә багышланган иде. Турнирның инициаторы һәм иганәчесе Шамил Әхмәтҗановның абыйсы һәм Хәмит Мусинның якын дусты Ахметзянов И.Х. булды.
Шашка ярышында 3-10нчы сыйныф укучылары катнашты.
Җиңүчеләр:
- ир балалар арасында:
I урын – Зәйнуллин Илназ;
II урын – Мозафаров Айрат;
III урын – Садертдинов Рөстәм;
- кызлар арасында:
I урын – Галиуллина Әнисә;
II урын – Ярмөхәммәтова Гүзәл;
III урын – Рәхмәтуллина Зәлия;
Турнирда актив катнашучылар һәм җиңүчеләр 14нче февраль көнне әфганчы-сугышчылар истәлегенә багышланган кичәдә бүләкләнде.