Бүген «Форпост» үзәге хезмәткәрләре Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен «ТАССРның 100 еллыгын каршылап», дип исемләнгән интерактив-белем бирү чарасы үткәрделәр.
Программада ТАССР барлыкка килү тарихы, Татарстан Республикасының казанышлары һәм уңышлары каралды.
