"Театрда йокысыз төннәр"

2019 елның 19 апреле, җомга

"Китапханә төне - 2019" Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар китапханәсендә "Театрда йокысыз төннәр" бәйге-күңел ачу программасы үткәрелде. Анда Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 6 "Б" һәм 6 "В" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Подгорнова А. В. һәм Булатова Р. И. катнашты.) Чара барышында балалар театр сәнгате турында белемнәрен тикшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук чара барышында төрле жанрдагы мини-спектакльләр, музыкаль пародияләр уйнатылды. Укучылар үзләренең рольләрен үтәүгә иҗади якын килделәр, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм  бу хис-кичерешләрдән бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International