Татар теле һәм әдәбияты буенча VII Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы
22-25 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында татар теле һәм әдәбияты буенча VII Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы уза.
Әлеге олимпиадада Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Салеева Ю. катнаша (остазы Гарифуллина Л. Р.).