"Йөрәк барысын да хәтерли һәм беркайчан да онытмас"

2019 елның 22 июне, шимбә

2019 елның 21 һәм 22 июнь көннәрендә районның авыл җирлекләрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар оештырылды.

2019 елның 21 июнендә Киртәле авыл җирлегендә "Хәтер шәме"  акциясе узды.

Байраш авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте. Митингны авыл мулласы ачып җибәрде. Ул һәлак булганнарны искә алып  дога укыды. Безнең якты киләчәк, сабыйларның тыныч тормышы өчен башларын салган авылдашларны зур хөрмәт белән  искә алдылар. Җыелган халык өчен чәй табыны әзерләнгән иде.

22 июнь көнне Олы Тархан авыл җирлегендә “Безгә бу көнне онытырга ярамый" дип исемләнгән митингы үткәрелде.

Алабирде авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг обелиск янына авыл халкын,  сугыш чорында яу кырында башларын салган солдатларның балаларын җыйды.

Монастырск авыл җирлегендә "Йөрәк барысын да хәтерли һәм беркайчан да онытмас" дип исемләнгән акция узды. Балалар һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар, аларны бер Минутлык тынлык белән искә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International