Бүген, 2019 елның 24 июнендә, администрациянең кече залында Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Семенычев Аркадий Борисович рәислегендә Тәтеш муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Тәтеш муниципаль районы территориясендә аварияләрнең торышы турындагы доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Гарипов Илмир Илсур улы чыгыш ясады.