Район социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлеге хәбәр итә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 15 июленнән 23 августына кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча бәйгегә Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларыннан гаризалар кабул ителәчәк.

Бәйгедә закон белән билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә кую документлары нигезендә «коммерцияле булмаган оешмалар турында» Федераль законның 31.1 маддәсендә каралган эшчәнлек төрләрен бәйге игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел башкаручы коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.

Анда катнашу өчен претендент үзе яки аның ышанычлы заты кәгазь һәм электрон формада, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша электрон формада гариза бирә яки «конкурска» тамгасы белән почта аша 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча җибәрә ала.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85; 524-91-28.

Элемтә өчен җаваплы зат: Мөхәммәдьярова Зөлфия Ильяс кызы, Гафурова Айслу Марат кызы, Ногаева Лилия Гомәр кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International