"Исәнме, мәктәп!"

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Очрашу шатлыгы, чәчәкләр һәм елмаюлар – көзнең беренче бәйрәменең төп юлдашлары әнә шулдыр, мөгаен. Бу көн беренче сыйныф укучылары өчен аеруча дулкынландыргыч булды, чөнки алар яңа дөньяга – сәнгать дөньясына ишекләрен ачтылар. Күп нәрсәгә өйрәнергә, күп кенә серләрне ачарга кирәк булачак, әмма болар барысы да киләчәктә.

"Исәнме, мәктәп!"  шундый исем астында балалар сәнгать мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм узды. Залда буш урыннар юк – әти-әниләр, балалар, туганнары, кунаклар.

Кичәне 7 нче сыйныф укучысы Иветта "Янә сентябрь" җыры белән башлап җибәрде. Концерт программасын алып баручылар Арина Зацепина һәм Полина Вавилина мәктәп директоры Баландина Е. Ю. сүз юирделәр. Ул үз чыгышында мәктәптә тормышка ашырыла торган төп юнәлешләр, коллективның уңышлары, укучыларның алдагы планнары турында сөйләде. Ул катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм балаларга «белем океаны буйлап корабта йөзүне» теләде.

Кунаклар һәм ата-аналар укучылар һәм укытучылар башкаруында искиткеч инструменталь һәм вокаль номерларны бик теләп тыңладылар.

Концертны "Гравитация" хореография төркеме (җитәкчесе Н. В. Кудряшова) һәм балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры башкаруындагы "Кызыл калфак" композициясе бизәде.

Никитина Кира һәм Паргереева Вика беренче сыйныф укучылары исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Алар шулай ук сәнгать бәйгесендә катнашып, яңа уку елында беренче кыңгырау да бирделәр.

Уку сезоны ачылды, димәк, балалар сәнгать мәктәбе шәһәр халкын тагын бер кат кызыклы очрашулар һәм концерт программалары белән сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International