2 сентябрьдә комбайнчыларны бүләкләү булып узды. Чарада Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов катнашты. 2019 ел уңышын җыюда ирешкән уңышлары өчен Тәтеш муниципаль районы Рәхмәте белән бүләкләнделәр: “ДОН - 1200” комбайнында районда беренчеләрдән булып 550 тонна ашлык суктыручы буларак Мөхәммәтуллин Данияр Илфат улы; “Нью-Холанд” комбайнында районда өченче булып 1250 тонна ашлык суктыручы буларак Куприянов Геннадий Анатольевич.