Яңа уку елы башланды. Традиция буенча «Әкият» балалар бакчасында өлкән яшьтәге балалар өчен Белем көненә багышланган «Белем иленә сәяхәт» дигән бәйрәм оештырылды. Балалар клоун Тимошка һәм Шапокляк белән бергә белем иленә юл тоттылар. Тылсымлы илгә бару юлында балалар биремнәр үтәделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, әкиятләр сәхнәләштерделәр, биеделәр һәм бик күп яңалыклар белделәр. Бөтен юлны узып, балалар белем китабы һәм бүләкләр белән сандык таптылар. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.