Бүген Тәтеш татар урта мәктәбендә уку көне күңелле башланып китте. Иртәдән үк педагог-оештыручы Тюлейманова Ирина Александровна 1-11 сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән “Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында “Сәламәт бул!” дигән темага флешмоб оештырды. Балалар көне буена җитәрлек энергия алдылар.