Тәтеш татар урта мәктәбендә “Минем Республикам! Минем Татарстан!” дип исемләнгән әңгәмә узды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

28 сентябрь көнне Тәтеш татар урта мәктәбе китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен “Минем Республикам! Минем Татарстан!” дип исемләнгән әңгәмә узды.  Әңгәмә Татарстан Республикасының традицияләре, мәдәнияте, истәлекле урыннары белән танышуга багышланган иде. Әңгәмә башында китапханәче Гимадеева Резедә Абдулловна балаларны Республика мәдәни-белем бирү проектында  “Укучының мәдәни көндәлеге” белән таныштырды, балаларга көндәлекне тутыру кагыйдәләре турында аңлатты, аны куллану буенча тулы мәгълүмат бирде. Яшь укучыларыбыз республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Балалар республика мәдәнияте турында кызыксынып тыңладылар һәм алар биргән сорауларга актив җавап бирделәр. Әңгәмә ахырында балаларга тантаналы рәвештә мәктәп укучысының мәдәни көндәлекләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International