Урюм авылының мәдәният йорты хәбәр итә

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көненә багышланган «күңелне җылы сүз белән җылытабыз...» дип исемләнгән урам тамашасын Урюм авылы мәдәният хезмәткәрләре әзерләде һәм үткәрделәр. Авыл халкы җыелган мәдәният йорты каршындагы мәйданда Анжелика Карягина, Галина Трифонова һәм Елена Карпова башкаруында җырлар яңгырады. Бәйрәмне алып баручылар китапханәче Тамара Куркова, Урюм авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Валентина Кудашова һәм авыл пенсионерлары Советы рәисе Геннадий Карабаев бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, шулай ук шигырьләр сөйләделәр. Урюм авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлович Краснов пенсионерларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Бәйрәм авыл халкы башкаруында җырлар һәм такмаклар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International