Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2019 елның 19 октябре, шимбә

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Үзләренең авыр хезмәтләре белән юл, күперләр салучыларны һәм имин автомобиль юллары белән тәэмин итүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәм.

Эшкә бирелгәнегез, фидакарьлегегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, чөнки нәкъ менә шушы сыйфатлар киләчәктә дә җитештерү уңышларына һәм казанышларга нигез булачак!

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм хезмәт уңышлары телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                       Р. Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International