“Мәскәү өчен көрәш” дип исемләнгән батырлык дәресләре

2019 елның 7 декабре, шимбә

Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең  тормыш иминлеге нигезләре укытучысы А.П.Чалышев 5 декабрь — Россиянең Хәрби дан көне — совет гаскәрләренең Мәскәү янындагы сугышта (1941 ел) фашист гаскәрләренә каршы һөҗүм итә башлау көнен истә тотып, 7-8 нче сыйныфларда театральләштерү элементларн  кертеп батырлык дәресе үткәрде. 

Укытучы кадетларга 1941 елның көзендә һәм 1941-1942 елларның беренче айларында башкалага якынаю белән үрелеп  барган бәрелешләр Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булуын аңлатты.  Гитлер командованиесе, сугышның беренче атналарында башкаланы яулап алу уңышсызлыгыннан соң, “Тайфун” исемле зур һөҗүм операциясе әзерли.  

Чара барышында балалар Мәскәү сакчыларының батырлыгы турында сүз алып барылды, җырлар башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International