19 гыйнвар төнендә Россиядә традицион Хач ману бәйрәме узды. Бөтен ил буенча меңләгән кеше изгеләндерелгән су белән юу өчен, бозлы суга чумды.
Традицион коену Тәтеш шәһәрендә дә узды.
Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов православие динендәгеләрне Хач ману бәйрәме белән котлады, барысына да тынычлык, иминлек, сәламәтлек һәм бәхет теләде.