15 сентябрь көнне, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу өчен, Тәтеш районы татар авылларының мәдәният хезмәткәрләре Кече Әтрәч авыл мәдәният йортына җыелдылар.
Хәмдүнә Тимергалиева-һичшиксез, татар эстрадасы легендасы. Үз карьерасында ул 1000гә якын җыр башкарды, аларның күбесе элек билгеле түгел иде, ләкин Тимергалиева, фольклор җыючы буларак, аларны зур сәхнә өчен ачты.