...1962 ел бара. Красная Поляна авылы янында 180 балага исәпләнгән пионер лагере ачу турында…
1962 елның 11 маенда Тәтеш район Советы башкарма комитеты утырышында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе каралды.
Красная Поляна авылы янында 180 балага исәпләнгән пионер лагере ачарга карар кылганнар. Пионер лагерьлары эше белән җитәкчелек итү һәм оештыру өчен комиссия төзелә. РОНОга комсомол оешмасы белән берлектә лагерьларда эшләү өчен тиешле тәрбиячеләр һәм пионервожатыйлар штатларын сайларга кушыла.
Бу беркетмәне сез үзегез түбәндә карый аласыз.