Административ комиссия хәбәр итә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Административ-техник инспекциясе” МКУ башлыгы көн саен, төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатыннан, Тәтеш шәһәре һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының авыл торак пунктлары территориясен йөреп чыга.

Шәхси торак йорт милекчеләренә төзелеш материалларын, утын, салам һәм башка шундый әйберләрне йорт яны территориясендә (муниципаль җирдә) саклау тыела.

Тәтеш шәһәре һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре белән https://tetushi.tatarstan.ru/ әлеге сылтама буенча Тәтеш муниципаль районының рәсми сайтында “Административ комиссия” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International