18 ноябрьдә Россия Кыш бабае туган көнен билгеләп үтте. Әлбәттә, без бу вакыйганы урап уза алмадык. Чөнки безнең балалар Яңа ел бәйрәмен, шулай ук Яңа ел чараларының төп герое белән очрашуны бик көтәләр. “Башаккай” балалар бакчасы сабыйлары да Кыш бабайны туган көне белән котладылар, аның кайда һәм ничек яшәве турында презентация карадылар. Балалар бик күп яңа вакыйгалар белделәр, хәтта Кыш Бабайга беренче хатлар, котлау открыткалары да җибәрделәр. Һичшиксез, ул барлык балаларны да, кызларны да, малайларны да ярата. Һәр бала Кыш Бабайдан могҗиза һәм тылсым көтә.
Кыш Бабайның туган көне - балачакка әйләнеп кайтучы, һәркемгә шатлык бүләк итүче гаҗәеп бәйрәм.