Ватанны саклаучылар көне белән!

2021 елның 20 феврале, шимбә

Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы, район кунаклары, Ватанны саклаучылар!

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

Безнең илебез тарихы - ул патриотлар тарихы, сугыш һәм хезмәт батырлыклары тарихы. Бүген без канлы сугышта Ватанны саклап кабатланмас батырлык үрнәкләре күрсәткән ата-бабаларыбызны горурлык хисләре белән искә алабыз. Безнең арада үзләренең патриотик бурычларын намус белән үтәгән ветераннарыбыз яшәвенә чиксез шатланабыз.

Районыбызда кайнар нокталарда үзен аямыйча көрәшкән ватанпәрвәрләр яши. Аларга үзебезнең тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Ул елларның ачы хатирәсе сезнең күңелләргә канлы сүзләр белән язылган. Андый батырлыкны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүген сез матур һәм горур яшәргә хаклы. Сездә булган яшәү дәртен, күңел нурын саклап калу өчен, көндәлек тормышыгызны ямьләндерү, хезмәтегезне җиңеләйтү өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер.

Бүгенге бәйрәм көнендә мин районыбызның һәр кешесенә саулык-сәламәтлек һәм бәхет, һәр йортка иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш, илебез чикләренә тынычлык һәм аяз күк йөзе телим.

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                          Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International