Бүген Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы булды, анда Тәтеш муниципаль районының «Административ-техник инспекция» МКУ начальнигыннан кергән административ хокук бозулар турында 2 материал карап тикшерелде. Беркетмәләр Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 ст. 1 өлеше буенча Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләргә, Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен, төзелде.
Хокук бозучыларга 1 кисәтү һәм 2 000 сумлык 1 штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.