14 гыйнвар көнне Тәтеш районы мәдәният йортында район клуб хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды, биредә клуб документларын алып бару, ОНКН паспортларын җыю, «Балкыш» («Сияние») һәм «Созвездие – Йолдызлык» фестивальләрендә катнашу мәсьәләләре каралды. Учреждение җитәкчеләре 2022 елда районның клуб һәм китапханә системасында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү турында мәгълүмат бирделәр, шулай ук учреждениеләрнең оештыру һәм хуҗалык мәсьәләләре каралды.