Валерий Ярухин белән хушлашу тантанасы

2022 елның 27 мае, җомга

Бүген Богдашкино авылында Валерий Ярухин белән хушлашу тантанасы узды.
31 аерым гвардия десант-штурм бригадасы парашют-десант батальонының өлкән санитары кече сержант Валерий Александрович Ярухин Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган. Хушлашу тантанасы Тәтеш районының Богдашкино авылында узды. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган 34 яшьлек кече сержант белән хушлашырга авылдашлары һәм район халкы килгән иде.
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Валерийның туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклаштылар.
Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Альфетович Гарифуллин һәлак булган солдат истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Валерий Ярухин 1987 елның 16 октябрендә ТАССРның Тәтеш районы Богдашкино авылында туа. Чабаксар авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Валерийның 2009 һәм 2017 елгы ике кызы калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International