Тәтеш муниципаль районында Җиңү диктанты

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 3 сентябрендә Икенче бөтендөнья сугышы  темасына Халыкара тарихи диктант узды. Тәтеш муниципаль районы да патриотик акциягә кушылды.

2022 елгы Җиңүнең тарихи диктанты киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләргә тарихи грамоталылык һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.

Акцияне «Бердәм Россия», Россия Тарихи Җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү Волонтерлары»хәрәкәте оештыра.

Җиңү диктантны 360 кеше язды.

Җаваплар мәгълүматны региональ эшкәртү үзәгенә тикшерү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International