2 февраль көнне Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби - патриотик эш айлыгы кысаларында 1943 елның Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы линейка узды. Укучылар бу сугышта Германия армиясенең зур югалтулар кичерүен, 24 фашист генералының һәм фельдмаршалның әсирлеккә алынуын белделәр. Безнең гаскәриләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы җиңүгә алып килде.