Хөрмәтле фән хезмәткәрләре!

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм − Россия фәне көне белән котлыйм!

Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында танылган фәнни һәм мәгариф үзәге булып тора. Казанның атаклы химия, математика, физика, медицина фәнни мәктәпләре, гуманитар тикшеренүләрнең күп кенә тармаклары дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган.

Без үз идеяләрен тормышка ашырырга омтылучы яшь буынның талантына һәм кызыксынучан акылына ышанабыз һәм өметләнәбез. Сезгә уңышлар юлдаш булсын! Эшегезгә тугры булуыгыз һәм максатыгызга ирешүдә ныклыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Барлык фән хезмәткәрләренә энергия, якты идеяләр һәм яңа ачышлар телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International