21 февральдә "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Килдеш урта мәктәбе укучылары балыкчылык тарихы музеенда булдылар, аларны музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар. Балалар Масленицаны ( Май чабу) күңелле каршыладылар, конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Соңыннан музей хезмәткәрләре балаларны чәй һәм төшке аш белән сыйладылар.