13 март көнне ЗАГС бүлегендә өч гаиләдә малай тууы теркәлде. Улларының ата-аналары Герман, Матвей һәм Артём исемле матур исемнәр бирделәр. Аларның спортчылар гаиләләрендә тууы да игътибарга лаек, Матвей әтисе һәм Артём әнисе Тәтеш балалар спорт мәктәбенең –тренерлары, Германның әтисе чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Әти-әниләр улларын спортка өйрәтеп, сәламәт үстерерләр дип ышанабыз.
Ел башыннан 13 малай тууы теркәлгән.