Балалар бакчасы Әкият хәбәр итә

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Көзге алтын чорда без бөтен көчен һәм белемен халыкка багышлаган, яшь буынга саулык-сәламәтлек һәм яшьлеген биргән кешеләрне хөрмәтлибез. Бүген “Әкият” балалар бакчасында “Тормыш көзе алтын булсын!” дигән Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәрбиячеләр һәм балалар кунакларны җыр, бию һәм шигырьләр белән котладылар. Аларга үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Чәй өстәле артында өлкәннәр бер-берсе белән иркенләп аралаштылар, яңалыклар белән уртаклаштылар һәм үткәннәрне искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International