«Укучы әни - укучы ил» республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Конкурста Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, ата-аналар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Җиңүче:
«Укучы әни» фотосурәтләр конкурсы номинациясендә - Әхмәтшина Әлинә, Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
«Әни белән бергә укыйбыз» / «Әти белән бергә укыйбыз» видеороликлар конкурсы номинациясендә - Авдеева Дарина, А. А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы;
Үз баласы өчен «Әни язган иң яхшы әсәр» номинациясендә – Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел укытучысы Галина Васильевна Абраконова.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм «Укучы әни – укучы ил» конкурсының республика этабында уңышлар телибез!