Безнең көннәрдә юлыбызда очраган талантлы кешеләр бик күп. Һәр шагыйрь - ул бөтен бер чор, бөтен дөнья.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре киң даирә укучылар өчен якташыбыз Александр Филиппович Скурихинның шигырьләр һәм проза китабы презентациясенә багышланган “Син дөньяда яшәгәндә ничек телисең” дигән шигъри кичә үткәрделәр. Кичә программасында, авторның шигырьләрен һәм юморескаларын декламацияләүдән тыш, яраткан артистларыбыз башкаруында баян һәм гитара астында җырлар яңгырады. Очрашу традицион чәй эчү белән тәмамланды.