Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен “Ак торналар көне” әдәби бәйрәме кысасында. "Без эз калдырыр өчен яшибез..." дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр катнашучыларга күренекле Совет һәм Россия шагыйре, Дагестанның халык шагыйре тормышы һәм иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләделәр. Очрашу барышында Гамзатовның туган йортын, үз халкын, туган тауларын, әнисен, хатын-кызны хөрмәт итүен, халыкларның мәхәббәтен һәм дуслыгын данлаган шигырьләре яңгырады. Ул халыклар арасындагы дуслыкны - иң кыйммәтле һәм иң зур байлыкны сакларга васыять иткән.