Балалар бакчасында бәйрәм-ул һәрвакыт искиткеч могҗизалар, тылсымлы буяулар, тәрбияләнүчеләрнең яңгыравыклы көлүләре, елмаюлар һәм күңел ачулар диңгезе. Бүген «Сабый» балалар бакчасының өлкән әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре мавыктыргыч сәяхәттә булдылар. Көз күңелсез вакыт дип әйтсәләр дә, балалар, башка беркемгә дә охшамаганча, аяк астында алтын төстәге яфраклар шаукымына, зонтик астында йөрү бик кызыклы булган яңгырга шатлана алалар. Балалар биремнәрне рәхәтләнеп үтәделәр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, инсценировкада катнаштылар, күп уңай эмоцияләр алдылар. Ахырда көз барлык балаларга тәмле бүләкләр бирде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)