“Мәктәп бизнес-старты” республика проекты кысаларында “П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе”ндә 6,7 нче сыйныф укучылары өчен кызыксынучы һәм перспектив коллективларны сайлау, мәктәп бизнес-компанияләре төзү максатыннан эшлекле уен-тренинг үткәрелде. Дүрт сәгать дәвамында программа тренеры, Талантлар университеты остазы, филология фәннәре кандидаты Латыйпова Альфинур Исмәгыйль кызының сизгер җитәкчелеге астында укучылар проект компетенцияләрен һәм эшкуарлык күнекмәләрен сынап карадылар. Укучылар бизнес дөньясы һәм икътисадый төшенчәләр турында беренчел белемнәр генә түгел, бизнес-проект өчен беренче идеяләрне дә туплый һәм тәкъдир итә алдылар. Бердникова Евгения, Ларионова Елена, Викторов Максим һәм Марфина Алёна проек тьюторлары балаларга дүрт мәгълүмати-уен модуле тәкъдим итте: «Эшмәкәрлек һәм эшкуарлык эшчәнлеге», «Бизнес булдыру», «Маркетинг һәм реклама», «Бизнес-проект».
.jpg)
.jpg)
.jpg)