21 октябрь көнне Олы Тархан авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре "Элеганс" бию коллективында катнашучы ата-аналар һәм балалар өчен "Ак торналар көне" тарихи сәгате һәм Ак торна ясау буенча мастер - класс үткәрделәр. Балалар бәйрәмнәр календаре буенча 22 октябрь Ак торналар көне буларак билгеләп үтелгәнен белделәр. Бу бәйрәмне Дагестанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов гамәлгә кертә. Бу көнне барлык сугышларда һәм террорчылык актларыннан һәлак булганнар турында искә алалар. Бу бәйрәмнең символы булып «Ак торналар» образы тора, ә бөтен дөньяда билгеле булган «Торналар» җырының сүзләре хәтер гимны булып тора. Мастер-класс вакытында алып баручылар чарада катнашучыларга шагыйрьнең «Журавли» шигырен Япониядә атом шартлавы нәтиҗәләреннән үлгән Садаки Сасако һәйкәле янында язганын сөйләделәр. Хиросима бомбага тотылгач, кыз авырый, ләкин мең торна ясаса, сәламәтләнәчәгенә ышана. Садакиның йөрәге туктагач, ул кәгазь кошларның яртысын гына ясый. Аның дуслары атом сугышын кабул итмәү символына әверелгән һәйкәлгә акча җыйганнар. Чара ахырында барлык катнашучылар «Журавли» җырын тыңладылар һәм барлык сугышларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
.jpg)
.jpg)